news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә 150 шәкерт шигырь сөйләп ярышты

Мәдрәсәдә татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап “Шигырь бәйгесе” узды.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Кичә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган “Шигырь бәйгесе”ндә 150 шәкерт шигырь сөйләп ярышты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Урта һөнәри дини белем бирү йортында узган чарада мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы 150 егет һәм кыз катнашты. Әлеге бәйгедә шәкертләр шигырьне яттан сөйләү, телнең сафлыгын саклау, сәнгатьле уку, артистизм дәрәҗәләренә карап бәяләнде.

Мәдрәсә шәкертләре, Габдулла Тукайның һәм башка әдипләребезнең шигырьләрен яттан сөйләп, сәнгатьле сөйләм осталыгында көч сынашты. Бәйге ике номинациядә: татар телен үз туган теле буларак өйрәнүчеләр һәм татарчаны чит тел буларак үзләштерүчеләр арасында узды.

Жюри составында мөхтәрәм шәхесләр– сәнгатьле сөйләм мөгаллиме, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев, танылган шагыйрьләр Рифат Сәлах һәм Гөлнур Корбанова, күп еллар дәвамында мәдрәсәдә татар теле һәм әдәбияты укыткан Флүрә Ханнанова һәм татар теле укытучысы Айсылу Корбанова бар иде. Шәкертләр чыгышын алар уңай бәяләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100