Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучысы татарча шакмаклар ясаган
Җыелмада карточкаларга өстәмә рәвештә сүзлек тә бирелә.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга татар хәрефләре төшкән шакмаклар һәм карточкалар җыелмасын тәкъдим иттеләр. Проектның авторы — Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең татар һәм гарәп телләре мөгаллиме Ландыш Ибраһимова.
«Бүгенге көндә тел өйрәнү өчен төрле җайланмалар кулланыла: кушымталар, тапшырулар, уку-укыту әсбаплары. Әмма гасырлар белән сыналган кулланмаларны да онытырга ярамый. Киресенчә, аларны кабаттан халкыбызга кире кайтару өстендә эш алып барырга кирәк. Шундый кулланмаларның берсе — татар хәрефләре төшерелгән шакмаклар», — ди автор. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Җыелмада 12 шакмак бар. Һәр шакмакка алтышар хәреф төшерелгән. Алар ярдәмендә балалар татар сүзләрен җыя алачак. Шакмаклар бүк агачыннан ясалган, чыдамлы. Аларга хәрефләр гравировка ысулы белән кертелгән. Баш миен эшләтү өчен бик файдалы кулланма булып, гаджетларда утыруны, мультфильмнар карауны киметә торган ысулларның берсе, ди автор.
Әлеге җыелмада татар хәрефләре белән төсле сурәтләр төшерелгән карточкалар да бар. Сурәтләр эксклюзив, барлык авторлык хокуклары да саклаган. Карточкаларга калын ламинация ясалган, балалар аларны боза һәм ерта алмыячак, алар таушалмый. Бала җәрәхәтләнмәсен өчен, кырыйлары түгәрәкләнгән. Рәсемнәре ачык, матур төсләр белән буялган. Карточкаларда бирелгән сүзләрне әлеге шакмаклар ярдәмендә төзеп була.
Карточкалар һәм шакмаклар таралып ятмасын өчен, аларның махсус капчыгы һәм тартмасы бар. Бу — балаларны тәртипкә өйрәтү ысулы да. Җыелмада карточкаларга өстәмә рәвештә сүзлек тә бирелә, монда үзең белмәгән сүзне карарга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз