Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе укытучылары һәм укучылары террор актлары уңаеннан белдерү ясады
“Россия мөселманнары экстремизм һәм террорчылык күренешләрен бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында бик авыр җинаять буларак карый”, - диелә “Мөхәммәдия” мәдр|
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе укытучылары һәм укучылары Мәскәү метрополитенында һәм Кизляр шәһәрендә булган террор актларына бәйле рәвештә, зур көенечен һәм кайгысын уртаклаша.
“Җәмгыятебезгә әрнү һәм газап алып килгән криминаль дөнья калдыклары россиялеләрне тагын да берләштерсен һәм аларны, халкыбыз бердәмлеген таркатырга мөмкин булган барлык нәрсәләрнең тамырын кортып, илебез тормышындагы әлеге бозык күренешләргә карата нык итеп каршы торырга этәрсен.
Без экстремизм һәм террорчылыкның теләсә кайсы чагылышын начар дип табабыз һәм ил җитәкчелеген, хокук саклау органнарын һәм барлык иҗтимагый көчләрне Россия җәмгыятендә дошманлык һәм нәфрәт тудыра торган мондый җәбер-золым актлары белән көрәшергә чакырабыз. Өч изге язуда да чын күңелдән ышана торган кешенең бандит, залим һәм террорчы була алмавы турында диелгән. Без бөтен дин тотучыларга, нинди дин тотуларына һәм нинди милләттән булуларына карамастан, бер-берсен хөрмәт итүне һәм теләсә кайсы җимергеч һәм провокацион гамәлләрдән тыелуны сорап мөрәҗәгать итәбез.
Россия мөселманнары экстремизм һәм террорчылык күренешләрен бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында бик авыр җинаять буларак карый”, - диелә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең рәсми сайтында урнаштырылган белдерүдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз