news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе командасы мөселман яшьләре спартакиадасында җиңде

Икенче урынга башкаланың «Әхтәм» мәчете командасы лаек булды, өченче урында - «Дин Ислам» мәчете командасы.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе командасы мөселман яшьләре спартакиадасында җиңде
dumrt.ru

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). 12 ноябрьдә Казанда VIII Мөселман яшьләре спартакиадасына йомгак ясалды. Ел саен уздырыла торган әлеге ярышларда «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе командасы җиңү яулады. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Икенче урынга башкаланың «Әхтәм» мәчете командасы лаек булды, өченче урында - «Дин Ислам» мәчете командасы.

Спартакиада 9-12 ноябрь көннәрендә шәһәрнең мөселман мәхәлләләре һәм уку йортларының 15-25 яшьлек вәкилләре арасында узды. Ярышларда егермегә якын команда катнашты, алар мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика (йөгерү һәм озынлыкка сикерү) буенча көч сынашты.

Һәр спорт төрендә җиңгән һәм призлы урын яулаган командаларга Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты медальләре, дипломнары, китаплар, шулай ук ТР мөсеманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитетыннан татлы бүләкләр тапшырылды. ​

news_right_1
news_right_2
news_bot