news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе быелдан татар телендә генә укытуга күчә

Россия Ислам институтында да татар теленә, татар телен яхшы белгән имамнар әзерләүгә зур игътибар бирелә

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе быелдан тулысынча татар телендә укытуга күчә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Ислам институты ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Россия Ислам институтында да татар теленә, татар телен яхшы белгән имамнар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Әлеге дини белем бирә торган уку йортында татар теле кафедрасы булдырылган. Биредә чит милләттән булган студентлар саны 5-6 процент кына булуын да билгеләп үтте ректор.

“Бу Россия Конституциясен бозу түгел. Без һөнәри белем бирә торган уку йортлары. Аны тәмамлаучылар кая да булса эш табарга тиеш”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин әлеге адымны хуплавын белдерде.

“Уку йортларында катгый рәвештә, хәтта Россия Ислам институтында татар телен өйрәтү дәрәҗәсендә шәкертләр укып чыкмаса, ул уку йортының кадере булмый. Аны тәнкыйть итү, гаеп сүзләре һәрвакыт таралачак. Телдә генә түгел, ул гамәлдә дә күрсәтерлек булсын”, - диде ул бу уңайдан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100