news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мөхәммәдия»дә Туган телләр елы уңаеннан Коръән бәйгесе уза

Мәдрәсә күләмендә үткәрелгән Коръән бәйгесе республикакүләм һәм Россиякүләм бәйгеләргә иң яхшы Коръән укучыларны сайлап җибәрергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә I–V курс шәкертләре арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелә. 

Бәйгедә көндезге уку бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр — барлыгы 207 укучы катнаша. Төп шарт — Коръәнне дөрес итеп яттан уку белән беррәттән, уку елы дәвамында Изге Китапны ятлауда ирешкән уңышларыңны күрсәтү. Шуңа да катнашучылар өчен номинацияләр җүзләрне белү дәрәҗәсенә карап билгеләнгән. Коръәнне күбрәк яттан белүчеләрнең призлы урыннарга чыгу мөмкинлеге дә арта. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Бәйгедә Коръәнне ятлау (тәхфиз) бүлегендә белем алучы шәкертләр катнашмый.

Мәдрәсә күләмендә үткәрелгән Коръән бәйгесе республикакүләм һәм Россиякүләм бәйгеләргә иң яхшы Коръән укучыларны сайлап җибәрергә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100