news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә бәйле махсус мөнәҗәтләре бар – мөнәҗәтче

Татар мөнәҗәтләре өйрәнелеп бетмәгән, аларны халыкка җиткерергә кирәк, дип саный Динар Шәймәрдәнов.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Бүген мөнәҗәтләр онытылып бара. Хәзерге вакытта эстрадага игътибар итәбез, халыкка тамаша кирәк”, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә яшь җырчы, мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов.

“Мөнәҗәт – ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһка мөрәҗәгать итү. Алар төрле тематикага – туган як, туган ил, ата-анага, Аллаһка, Пәйгамбәрләргә багышлана. Безнең хәзер Мәүлид ае бара. Бу айда Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең туган көне бәйрәм ителә. Аның үзенә күрә бер тәртибе, махсус мөнәҗәтләре бар”, – диде Динар Шәймәрданов.

Динар мөнәҗәтләр турында, алар йөрткән мәгънә турында да сөйләде.

“Татарча мөнәҗәтләрне әби-бабаларыбыз күптәннән әйткән. Татар мөнәҗәтләре бик күп. Аларның күбесе әле өйрәнелеп тә бетмәгән. Аларны өйрәнеп, халыкка җиткерәсем килә. Мөнәҗәтләрне әйткән вакытта кеше уйга бата. Проблемалары чыккан вакытта да, мөнәҗәтләр аркылы, аны чишү юлын эзли. Алар, гомумән, кешене уйландыру өчен иҗат ителгән. Хәзерге вакытта эстрада җырлары бар. Алар күңел ачуга юнәлгән. Мөнәҗәтләр кешелекне саклап калырга, күңел тынычлыгы табарга, сабырлыкны сакларга һәм иманлы булырга өнди”, – диде ул.

"Мин эстрада җырларын да, мөнәҗәтләрне дә башкарам. Эстрада да тирән мәгънәле җырларга карарга тырышам. Эстрада җырларына килсәк тә, аларда да тәрбиягә өнди торган җырлар бар. Бүген мөнәҗәтләр онытылып бара. Әйе, хәзерге вакытта эстрадага игътибар итәбез, халыкка тамаша кирәк. Үзенә күрә күңел ачу да кирәк, әмма кем булганыбызны онытмасак иде. Без барыбыз да кешеләр, иманлы, сабыр булып калырга кирәк”, – диде яшь мөнәҗәтче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100