news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәхәллә имам телен аңламаса, кәҗә турында уйлый - Илдар Шәфыйков

Галим әйтүенчә, ХХ гасыр башында да тел бәхәсе, хөтбәләрне, вәгазьләрне кайсы телдә сөйләү проблемасы булган.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Казан Федераль Университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков әйтүенчә, ХХ гасыр башында да тел бәхәсе, хөтбәләрне, вәгазьләрне кайсы телдә сөйләү проблемасы булган. Бу хакта ул Илдар Шәфыйков Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда узган “Акыл фабрикасы” лекториендә әйтте. Аның лекциясе “Ислам һәм милләтлек: үзбилгеләнү, тел, кадимчеләр һәм җәдитчеләр” темасына багышланган иде.

Илдар Шәфыйков сөйләвенчә, 1898 елда Россия империясе Диния нәзарәтенең 5нче мөфтие Мөхәммәдьяр Солтанов фәтвә чыгара. Бу фетвә нигезендә имамнар вәгазьләрне, хөтбәләрне аена ике тапкыр булса да һәм зур бәйрәмнәрдә халык телендә алып барырга тиеш була. Аңа кадәр хөтбәләр гарәп телендә алып барылган.

Тел бәхәсенә бер дәлил итеп, Илдар Шәфыйков “Яшен” журналындагы “гарәпчә хөтбәнең тәэсире” карикатурасын китерә. 

Карикатурада имам ясалган, ул хөтбә әйтә. Шул вакытта ике ир сөйләшеп утыра. Берсе елап җибәрә, икенчесе нигә елыйсың дип сорый . “Менә кәҗә үлеп киткән иде”, - дип җавап бирә. “Син нигә монда мәчәттә елап утырасың”, – дип сорыйлар аңардан. “Менә имамның сакалы селкенә, нәкъ минем кәҗәнеке кебек”. Шуннан нәтиҗә: әгәр синең телеңне гади халык, мәхәлләң аңламаса, аларның уй-фикерләре әллә кая китә, дип аңлатты Илдар Шәфыйков.

Исегезгә төшерәбез, быел 11 август көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикада мәчетләрдә җомга вәгазьләре бары татар телендә узачак дип игълан итте. Бу тәкъдим белән мөфтияткә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100