news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мәхәллә 2.4” мөселман мәктәбендә дини оешмаларның җәмгыятьтәге роле турында сөйләшәләр

Бүген Татарстан башкаласында “Мәхәллә 2.4” мөселман лидерлары мәктәбе эшли.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Казан федераль университетында "Диния нәзарәтләренең мөселманнар тормышында алып торган роле" дип аталган әңгәмәдә дини оешмаларының актуальлеге турында фикер алышалар. Дискуссия “Мәхәллә 2.4” мөселман лидеры мәктәбе кысаларында уза.

  • Казан федераль университетында “Мәхәллә 2.4” мөселман мәктәбе эшен башлый, дип хәбәр иткән идек.

Әңгәмәне Казан федераль университеты фәннәр кандидаты, журналист Резедә Сафиуллина һәм Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып бара.

Чакырылган кунаклар арасында Санкт-Петербургтан Европа университеты профессоры Альфрид Бустанов, танылган Коръән тәрҗемәчесе Валерия Иман Порохова, Россия федирациясе төбәкләреннән килгән имамнары, ислам белгечләре һәм журналистлар бар.
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot