news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мәхәллә 2.3” мөселман лидерлар мәктәбе ислам дине белгечләрен җыйды

Казанда ислам модернизмы, суфичылык, фундаментализм төшенчәләре турында ачыктан-ачык фикер алышалар.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 21- 25 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге базасында оештырылган “Мәхәллә 2.3” Мөселман лидерлар мәктәбе чаралары бара. Казанда һәр ел саен “Мәхәллә” ислам лидер мәктәбе оештырыла. Быелгы чараларга Россиянең төрле төбәкләреннән дә ислам дине белгечләре катнаша.

Бүген Казан федераль университеты Икътисад һәм финанслар идарәсе институтының Актлар залында “Хәзерге модернизм: “гакыл чикләре” дигән темага дискуссия оештырылды.  Чарада төп докладны фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, ислам белгече Тәүфыйк Ибраһимов ясады. Дискуссиянең модераторы азәрбайҗан журналисты Орхан Җамал булды. Ислам модернизмы турында барган фикерләшүдә шулай ук Болгар ислам академиясе ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә катнашты.

Фикерләшү темасы  дүрт юнәлештә барды. Һәр темада хуплаучылар һәм оппонентлар, шулай ук Россиянең хокукый даирәләрендә законлаштыру ягы да бәян ителде. Ислам фәлсәфәсе белгече Рафыйк Ибраһимов үз чыгышында Европада исламның бүгенге торышы турында сөйләде. Мөселман дөньясының артта кала баруына басым ясады. “Элеккеге уңышларыбызны да Европага бүләк иттек, - ди Тәүфыйк Ибраһимов. - Аларны кире кайтарырга кирәк. Диннең асыл сыйфатларын барларга. Исламга модернизм кирәк”.

Исегезгә төшереп узабыз, Мөселман лидеры мәктәбе 21-24 ноябрь көннәрендә уза. Проект авторлары белдергәнчә, чараларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 60 лап кеше катнаша. Алар арасында күпчелеге - яшь буын вәкиле. Иртәгә “Мәхәллә 2.3” вәкилләре “суфизим”, “Хәзерге фундаментализм: йогынтылар һәм фетнә чыгарулар”, “Традицион ислам” темаларын күтәрәчәкләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100