Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәхәббәткә багышланган китап
Мәхәббәткә багышланган китап
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәгариф» китап нәшриятында «Мәхәббәтнамә» исемле яңа басма дөнья күрде. Анда борынгы заман шагыйрьләренең дә, бүгенге көндә башлап язучы яшь шагыйрьләрнең дә сөю-мәхәббәт хисенә багышланган әсәрләре тупланган.
Китапта татар һәм башкорт әдипләренең поэмалары, дастаннары һәм шигырьләре урын алган. Алар арасында, мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан өзекләр бирелә. Анда Мәхмүт Кашгарый, Сәиф Сараи, шулай ук Салават Юлаев, Акмулла кебек бөек шәхесләрнең иҗаты да бар. Мәхәббәт җырчысы Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» һәм Наҗар Нәҗминең «Онытырлык түгел» дигән халыкка билгеле әсәрләре дә биредә урнашкан. Халык иҗатындагы «Мәхәббәт хатлары» да укучыларның игътибарын җәлеп итәр. Җыентыктагы мәхәббәт турындагы шигырьләр һәркемнең дә күңеленә хуш килер, дип уйлый нәшрият хезмәткәрләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз