news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мәхәббәт алмасы” фильмы Һиндстанда Халыкара кино фестивалендә җиңү яулады

“Алтын өчпочмак” фестивалендә Татарстан режиссеры Фирүзә Зиннәтуллина фильмы “Иң яхшы кыска метражлы фильм” дип танылды.

“Мәхәббәт алмасы” фильмы Һиндстанда Халыкара кино фестивалендә җиңү яулады
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). “Мәхәббәт алмасы” фильмы “Алтын өчпочмак” Һиндстанда узган Халыкара кино фестивалендә җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

9-13 февральдә Һиндстанның Бхубаневшир шәһәрендә III “Алтын өчпочмак” Халыкара кино фестивале узды. Фестивальдә Татарстан режиссеры Фирүзә Зиннәтуллинаның “Мәхәббәт алмасы” фильмы “Иң яхшы кыска метражлы фильм” дип танылды.

“Алтын өчпочмак” Халыкара кино фестивале беренче тапкыр 2015 елда узган иде. Чара кысаларында кинематографистлар белән иҗади очрашулар, матбугат конференцияләре, фикер алышулар уза. 

news_right_1
news_right_2
news_bot