news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мәңгелеккә юл тотучының ахирәт паспорты" бастырылган

Ул имамнарга, мөәзиннәргә, якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәренә һәм киң катлам укучыларга атап чыгарылган

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). "Хузур" нәшрият йорты мәңгелеккә юл тотучының ахирәт паспорты - “Паспорт ахирата для путника вечности” дип аталган китап бастырган. Әлеге китап рус телендә, озакламый аның татарчасы да укучылар кулына барып ирешер, диелә ТР мөфтияте сайтында.

Китап кешеләрне бакыйлыктагы урыннары җәннәттә булсын өчен хәзерге тормышлары хакында уйланырга чакырган шигырь юллары белән ачыла һәм тәмамлана. Әлеге басмада Изге Коръән аятьләре дә урын алган, мөселман кеше өчен тормышындагы мөһим яклар тасвирланган. Анда ахирәт, җәннәт, җәһәннәм, дини васыять һәм башкалар хакында аңлаешлы итеп аңлатылган, мөселманнарны кисәткән киңәшләр дә бирелгән.

Китап имамнарга, мөәзиннәргә, якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәренә һәм киң катлам укучыларга атап чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100