news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәңгелеккә батырлык аша юл алган солдат
2008 елның августында Цхинвалдагы канлы бәрелешләрдә каһарманнарча һәлак булган Төмән егете – солдат Раушан Абдуллинга үлеменнән соң Россия Герое исеме бирелде, ул иҗтимагый конкурста “Явление года” номинациясе лауреаты дип тә танылды
Скопировать ссылку
(Төмән, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән районының Нариман авылында туып-үскән Раушан Абдуллин Грузия белән Осетия арасында башланган канлы бәрелешнең беренче көнендә - 2008 елның 8 нче августында батырларча һәлак булды.
20 яшьлек Раушан үз теләге белән контракт нигезендә тынычлык урнаштыручы батальонның махсус төркемендә разведчик-сапер булып хезмәт итә иде, хәлиткеч минутларда үз гомерен Осетия җирендә тынычлык урнаштыру хакына корбан итте.
Аягы яраланып өлгергән солдат янәшәсендәге солдатны үз гәүдәсе белән каплый, аркасы осколок кыйпылчыклары белән чәрдәкләнеп канга баткан солдат аягында көчкә басып торган хәлендә тынычлык урнаштыручы батальонның санитар частен утка тоткан грузин танкысын күреп алып, аңа таба атлый, соңгы көчләрен җып, өстенә танкка каршы кул гранатасын ташлый, үз гомерен корбан итеп, ут чәчеп килгән танкны туктата.
Өлкә хөкүмәтенең җыелышлар залында сугыш каһарманнарын искә алу чарасында Раушанга бирелгән Россия Каһарманы алтын йолдызын өлкә губернаторы Владимир Якушев Раушанның әтисе белән әнисе – Мөхәммәт белән Гөлфруз Абдуллинннарга тапшыра, аларга ил патриоты тәрбияләп үстергәннәре өчен олы рәхмәт белдерә. Тантанада катнашкан Идел буе һәм Урал хәрби округы генерал-лейтенанты Владимир Чиркин менә мондый сүзләр белән бәя бирә Раушанның каһарманлыгына: “Раушан Көньяк Осетия кешеләре өчен - каһарман, бөтен Россия өчен - горурлык”.
Раушанның әнисе күз яшьләренә буылып эндәшә улының рухына: “Улым! Армиягә өч ел элек киттең дә...кайтмадың. Бүген сиңа Алтын йолдыз бүләк итәләр. Без горурланабыз синең белән”.
Ничек кенә горурланып күңелләрен юатырга тырышмасыннар, үсеп кенә җиткән, яшәп тә өлгермәгән йөрәк бәгырьләрен - асыл улларын югалткан ата-ананың хәсрәтен үлчәрлек бизмәннәр юк дөньяда.
Раушан Төмән районының Нариман авылында 4 балалы татар гаиләсендә туып-үсә, кечкенәдән авыл хезмәтендә чыныгу ала, иманлы, кешелекле бала булып, юан, көчле беләкле егет булып үсеп җитә, киләчәктә әтисе белән әнисе кебек матур гаилә оясы корып яшәү турында хыяллана. Егетлеккә омтылу хисе белән хәрби батальонда хезмәттә калганда солдат була алуына ышангандыр, тик тыныч булып күренгән заманда кинәт гомере өзеләчәген күз алдына да китерә алмагандыр Раушан.
Игълан ителмәгән сугышлар тынмый шул әле. 30 ел элек, 1979 елның 25 нче декабрендә совет гаскәренең чикләнгән контингенты Афганстанда конституцион тәртип урнаштырырга барып керде, ул частьләргә егетләребезнең иң асыллары тупланган иде. Бу сугыш 110 айга сузылды, аннан Төмәнгә 122 сугышчының гаәүдәсе салынган цинк табутлар кайтты.
Нәкъ 15 елдан соң, 1994 елның декабрендә, Төньяк Кавказда террорчыларга каршы сугыш башланды. Чечня өчен барган сугышларда 7 мең төмәнле катнашты, шуларның 231 һәлак булды. Тәннәре җәрәхәтләнеп, күңелләре гарипләнеп кайтканнарның саны бихисап.
Еллар үтсә дә, якыннарын югалтканнарның күңел яралары төзәлми. Ник безнең илдә үз халкыбыз белән сугыш бара, дигән сорау куялар алар. Җавап бер: “Без илебезнең бөтенлеген саклап калу өчен көрәшәбез”.
Бүгенге бәрелешләрдә катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләнә дип карасак та, һәркемгә дә аңлашылмый бүгенге сугышлар. Төмәндә игълан ителмәгән сугышларда һәлак булганнар истәлегенә шәһәр эчендә калган зыярат янында һәйкәл калыкты, анда уелган исемлеккә Раушан Абдуллин исеме дә өстәлде.
Күңелләрдә Бөек Ватан сугышыннан калган яраларга яңалары өчтәлә тора. Каһарманнар үрнәгендә илебезнең бөтенлеген саклап калу өчен гомерләрен корбан итәргә әзер яшь буын тәрбияләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2