news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәмәгатьчелек Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озата

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 76 яшендә каты авырудан соң вафат булды.

Җәмәгатьчелек Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озата
Михаил Захаров

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Хәзерге мизгелләрдә халык Тинчурин театрына агыла, халык залга сыймый. Җәмәгатьчелек легендар татар актрисасы Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озата.

Озату мәрәсименә Татарстан Республикасы Премьер министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, республиканың бөтен театр әһелләре килгән.

3 нче декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 76 яшендә каты авырудан соң вафат булды.



Галерея: Татар җәмәгатьчелеге Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озатты
news_right_1
news_right_2
news_bot