Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәмәгатьчелек Илһам Шакировны соңгы юлга “Мәңгелеккә китеп барам” җыры белән озатты
Илһам Шакиров белән бәхилләшү мәрасимен “Татар-информ” онлайн күрсәтте.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрасиме җырчының “Мәңгелеккә китеп барам” дигән җырының аудиоязмасы белән тәмамланды. Җәмәгатьчелек аны тын калып басып тыңлады.
- Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында үткән Илһам Шакиров белән бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Бәхилләшү сүзләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Ренат Таҗетдинов, Илһам Шакиров гомере буе эшләгән Татар дәүләт филармониясе вәкилләре – Анатолий Шутиков, Айдар Фәйзрахманов чыгыш ясады.
Бәхилләшү мәрасиме рәсми өлешен Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.
Иртә таңнан М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында Илһам Шакировның җырлары яңгырап торды.
Илһам Шакиров белән бәхилләшү мәрасимен “Татар-информ” онлайн күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз