news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Җәмәгатьчелек белән активрак эшләү, әһәмиятле социаль-сәяси карарлар кабул иткәндә, гражданнар инициативаларына күбрәк игътибар бирү зарур – Р. Миңнеханов

“Безнең төп бурычыбыз – Татарстан икътисадының хәрәкәтчән үсешенә ирешү”, - дип юнәлеш бирде Президент

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан бүген тотрыклы үсешен саклап килә, шул ук вакытта үсеш тепларының акрынаюы күзәтелә – мондый вәзгыять безне канәгатьләндерә алмый. Безнең төп бурычыбыз – Татарстан икътисадының хәрәкәтчән үсешенә ирешү.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш  ТР Дәүләт Советына аның икенче утырышында җиткергән республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасында әнә шул фикерләргә басым ясады.

“Илебез кичергән кыенлыклар һәм каршылыклар безгә дә кагыла. Катлаулы халыкара хәл сакланган шартларда без Президент Владимир Владимирович Путинның Россия һәм аның күп милләтле халкы төп мәнфәгатьләрен катгый рәвештә яклауга юнәлтелгән линиясен бер шиксез хуплыйбыз”, - дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, республиканың бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау – зур әһәмияткә ия булган вакыйга. “Әлеге сайлаулар җәмгыятебезнең барлык прогрессив көчләре берләшүен һәм татарстанлыларның республикада сайланган социаль тотрыклылык, милләтләр арасында татулыкны саклау һәм ныгыту, икътисади үсеш курсына югары ышанычын күрсәтте”, - дип белдерде республика башлыгы.

Президент әйтүенчә, сайлау алды кампаниясе вакытында сайлаучылар белән очрашулар уздырганда күп кенә актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Болар: торак-коммуналь хуҗалык системасы эшчәнлеген яхшырту, тариф сәясәте, социаль-мәдәни өлкә объектларын карап тоту һәм аларда капиталь төзекләндерү эшләре уздыру, шәһәрләрдә квартал эчендәге юлларның торышы. Болар барысы да хакимият органнары эшчәнлегендә, шул исәптән республикада гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында да, исәпкә алыначак.

“Безгә бүген җәмәгатьчелек белән активрак эшләргә, әһәмиятле социаль-сәяси карарлар кабул иткәндә, гражданнар инициативаларына күбрәк игътибар бирергә һәм җәмәгатьчелек фикерен ешрак исәпкә алырга, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр каршындагы җәмәгать советларының эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итәргә кирәк. Республиканың Җәмәгать палатасы әлеге мәсьәләләргә күбрәк игътибар итсен иде”, - дигән теләкләрен ирештерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы җитәкчесе фикеренчә, Дәүләт Советына кермәгән партияләргә парламент мөнбәреннән чыгыш ясау мөмкинлеге бирү үзен аклады. Парламентка кермәгән партияләр ассоциациясен булдыру турындагы тәкъдим хуплауга лаек.

“Граждан җәмгыяте үсешенә социаль әһәмияткә ия булган эшчәнлек алып баручы коммерциячел булмаган оешмалар зур өлеш кертә. Кабул ителгән дәүләт программасы һәм яңа оешып килүче ресурслар үзәге шуларга ярдәм итүгә юнәлтелгән”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гражданнарыбызның тормыш сыйфаты хакимият эшчәнлегенә бәя бирүнең төп критерие булып тора. “Безнең өчен бу – һәрчак өстенлекле бурыч. Киләсе елда Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау белән бәйле рәвештә, ул аеруча актуальгә әйләнә”, - дип басым ясады ул.

Президент сүзләренчә, республиканың яңа тарихы башлануга 25 ел тулуны бәйрәм итү әһәмиятле вакыйга булачак, ул дәүләтчелегебезнең уңышлы үсешен чагылдыра.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100