Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәмәгать транспортында пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләргә салонда тәмәке тарту тыела
Бүген аның Казан күләмендә үткәрү тәкъдиме белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Борһанов чыкты
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Узган атна ахырында Казанның җәмәгать транспортында пассажирларга хезмәт күрсәтүче персонал – транспорт белән идарә итүче һәм кондукторлар арасында салонда тәмәке тартуны тыю буенча урыннарда айлык игълан ителгән иде. Бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»нә рәислек иткән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов, нишләп соң әле тәмәке тартуны профилактикалау гамәлен Башкарма комитетта гына түгел, ә бөтен шәһәр күләмендә үткәрмәскә, чыннан да, без айлыкны шәһәр күләмендә игълан итәбез, дип белдерде. Аның тәкъдименчә, яман гадәтеннән тыела алмаганнар өчен тукталышларда тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдырырга, анда шулай ук чәйләп алу мөмкинлеге бирергә кирәк.
Казан буенча һәрбер җәмәгать транспорты предприятиесен шәһәрнең транспорт буенча комитеты хезмәткәрләреннән берсе контрольга алачак, ә инде шушы тыюны бозганнар юл хәрәкәте иминлеге буенча эшли торган комиссиягә профилактик сөйләшүгә чакыртылачак. Шул рәвешле, республика башкаласы үзләре үк хезмәт күрсәткән транспорт салонында тәмәке тартучы транспортчыларга каршы үзенә күрә көрәш игълан итте. Транспорт буенча комитет башлыгы Айдар Абдулхаков фикеренчә, айлыкның уңай нәтиҗәсе булуга зур өмет баглана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз