Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәмәгать транспортында пассажир 7 яшькәчә балаларны чикләнмәгән санда бушлай алып бара ала
Ләкин бу Казанның җир өсте транспортында гына шулай һәм моның өчен һәр баланың яшен документаль дәлилләү таләп ителәчәк
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясендә шәһәр Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаков җир өсте һәм җир асты җәмәгать транспортыннан файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр кертте.
Аерым алганда, депутатлар да хуплаган үзгәрешләрдә автобус, троллейбус, трамвай кебек җир өсте җәмәгать транспортында хәзер пассажир 7 яшькәчә балаларны чикләнмәгән санда бушлай алып бара алачак. Ләкин балалар утыргычларга аерым утырырга тиеш түгел һәм балалар алып баручы пассажир һәр баланың 7 яшькәчә булуын дәлилләр документы (баланың туу турындагы таныклыгы яки ата-аналарның баланың тууы турында теркәлгән язмалы паспорты) үзе белән булуы шарт. Шулай да, бу мөмкинлек җир асты транспортында пассажир белән баручы 1 генә балага карата каралган, ә баланың яшен документ белән раслау таләбе исә метрода да гамәлдә.
Пассажир шулай ук җир өсте транспортында үзе белән 1 генә урын алырлык әйберне бушлай алып бара ала, әмма аның озынлыгы, иңе һәм буеның суммасы 120 сантиметрдан артмаска тиеш. Болар исә тышлык кидергән 1 пар чаңгы һәм тимераяк, бала чанасы, коляска, велосипед, тоташ аслы читлектә (кәрзин, тартма, контейнерда һ.б.) вак йорт хайваннары һәм кошлар, кармак, бакча инвентаре, музыкаль инструментлар булырга мөмкин. Метрода пассажир размеры 60х40х20 сантиметрдан артмаган багажын бушлай алып барырга хокуклы, ә озын предметлар 220 сантиметрдан артмаска тиеш. Һәр җәмәгать транспортында утыргычларга, кешеләрнең керү-чыгу, шул исәптән запас чыгу юлына багажны кую тыела, ә эт алып барганда аның авызлыгы, бәе булуы таләп ителә һ.б. Шушы таләпләр үтәлмәгән, кешеләр гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаган предметлар, шартлаткычлар алып барган очракта, җәмәгать транспорты белән идәрә итүче (яки кондуктор) пассажирга хезмәт күрсәтүдән баш тарта ала. Яңа кагыйдәләр буенча, пассажирга тәрәзәдән әйбер яки чүп ыргыту, башка кешенең юл йөрү документларыннан файдалану, метрода транспортка туңдырма, кабы яки шешәсе ачылган эчемлек белән керү тыела.
“Таләп буенча тукталыш”/”остановка по требованию” буенча билгеләнгән тукталышта төшәргә теләгән пассажир кондуктор яки җир өсте транспорт чарасын йөртүчене алдан ук бу хакта кисәтеп куярга тиеш. Шул ук вакытта соңгылары пассажирларны “таләп буенча тукталыш” икәнен игълан итәргә тиеш була.
Болардан тыш, транспорт чарасы белән идарә итүчегә генә түгел, кондукторга да эш урынында тәмәке тарту тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз