news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмәгать транспортында исерек килеш йөргән өчен штрафны 5 меңгә кадәр арттыралар

Законга тиешле үзгәрешләр 2015 елның I кварталында ук кертелер дип ниятләнә

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә, транспорт полициясе хезмәткәрләренә урында ук РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.21 нче ("Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү") маддәсе буенча хокук бозуны теркәү вәкаләтен бирергә тәкъдим итә. Тиешле үзгәрешләр 2015 елның I кварталында ук үз көченә керер дип ниятләнә. Бүген бу хакта "Известия" яза. 

Норма барлык җәмәгать урыннарына кагылса да, үзгәрешләрне әзерләүчеләр төп игътибарны  җәмәгать транспортына  бирә. Гамәлдәге нормалар буенча, штрафларны бары баш транспорт идарәләре җитәкчеләре генә сала ала. Димәк, кешене теләсә кайсы җәмәгать транспортында исерек  килеш тоткан вакытта, аны транспорт полициясенең баш идарәсенә алып барырга яисә идарәгә штраф турындагы карарны алырга килергә кушылган белдерү кәгазе бирергә кирәк.  

Шулай ук штрафларны да арттыру ниятләнә. Гамәлдәге РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.21 нче маддәсе буенча җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен 500дән 1,5 мең сумга кадәр штраф каралган. Төзәтмәләр әлеге сумманы 5 мең сумга кадәр җиткерүне күздә тота.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100