news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмәгать транспортында динамик тарифлар кертергә тәкъдим иттеләр

Бу тарифлар буенча пик сәгатьләрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе – кыйммәтрәк, көндез арзанрак булачак.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгы динамик тарифлар кертергә тели. Бу очракта пик сәгатьләрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе – кыйммәтрәк, көндез арзанрак булачак. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

Транспорт министрлыгы төбәкләргә җәмәгать транспортында тарифларны тәүлек дәвамында үзгәртүне рөхсәт итәргә тәкъдим итә. Метро, автобус һәм башка җәмәгать транспортында динамик тарифлар кертелергә мөмкин.

"Бу очракта пик сәгатьләрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе – кыйммәтрәк, көндез арзанрак булачак», - диелә хәбәрдә.

Тарифларның көндез арзанрак булуы пенсионерларга, хуҗабикәләргә һәм сыгылмалы график нигезендә эшләүчеләргә акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Федерация Советы каршындагы Гражданнар җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек советы әгъзасы Евгений Корчаго сүзләренчә, пик сәгатендә Лондон җәмәгать транспортында йөрү бәясе - 8,40 (712 сумга якын), калган вакытта 7 фунт стерлинг (592 сум). 

Әгәр моны Россия чынбарлыгына күчерсәң, Казанда көндез җәмәгать транспортында йөрү бәясе 25 сумнан 21 сумга калыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100