news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәке тартуны тыярга мөмкиннәр

РФ Дәүләт Думасына шуңа кагылышлы закон проекты кертелгән

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүләрендә, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәке тартуны тыярга мөмкиннәр. Курск өлкә думасы Федераль Җыенның түбән палатасына тикшерүгә шуңа кагылышлы закон проекты керткән, дип хәбәр итә "Российская газета".

Моннан тыш, полицейскийларга "җинаять булган урында" ук балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен саткан өчен административ хокук бозу турындагы беркетмә төзү вәкаләтләрен бирү тәкъдим ителә. Документка аңлатма язуында аның гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау буенча законнарның аерым нигезләмәләрен конкретлаштыру өчен әзерләнгән диелгән. 

Искәртеп узабыз: Россиядә тәмәкегә каршы закон берничә этапта үз көченә керде. Хәзерге вакытта илдә җәмәгать урыннарында, балалар мәйданчыкларында, белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә, транспортта, кафе, рестораннарда һәм башка бик күп урыннарда төтен суыру тыелган.                        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100