news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмәгать палатасы икенчел чималны кабул итү пунктлары буенча бөтенроссия картасын төзи

Картаны ясауда иң зур активлык Казанда яшәүчеләр күрсәткән.

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Җәмәгать палатасы икенчел чималны кабул итү пунктлары буенча бөтенроссия интернет-картасын төзи. Бу чара #МарафонДобрыхДел акциясе кысаларында үтә. Моның өчен россиялеләр 108 шәһәрдән 400 артык урынның адресын җибәргән. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

“Россия Федерациясенең Җәмәгать палатасы #МарафонДобрыхДел бөтенроссия экологик операциясе кысаларында икенчел эшкәртүгә яраклы һәм зарарлы калдыкларны җыю урыннары буенча халык картасын төзи. Россиялеләрнең күбесе чүп-чарны аралап җыюга күчәргә әзер. Ләкин әлегә моны тормышка ашыруда ярдәм итәрдәй инструментлар эшләнмәгән”, - дип белдергән палата әгъзасы Елена Сутормина.

#МарафонДобрыхДел бөтенроссия акциясендә катнашучы россиялеләр картага 108 шәһәрдән 400 артык урын адресын тәкъдим иткән, дип белдергәннәр палатада.

"Җибәрелгән материалларның күләме Россия халкын зарарлы калдыкларны җыю һәм юкка чыгару мәсьәләсе борчуы турында сөйли. Ләкин безнең катнашучылар искәртүенчә, андый чүп-чарны җыю урыннары буенча мәгълүматны табу шактый авыр. Чөнки аларның күбесе дөнья челтәрендә үз битен дә булдырмаган. Шуңа күрә #МарафонДобрыхДел проекты кысаларында без бердәм электрон картаны булдырырга булдык. Алар буенча һәрбер шәһәрдә шундый пунктларның урнашу урыны биреләчәк”, - дип җиткергән Сутормина.

Җәмәгать палатасы вәкиле әйтүенчә, икенчел чималны һәм зарарлы калдыкларны җыю урыннары турында россиялеләр добродела.рф сайтына кереп тә хәбәр итә ала. Аңарчы гражданнар җыю пунктының эшчәнлеген тикшерү өчен, анда икенчел чималны үзләре биреп карарга тиеш булачак.

"Картаны ясауда иң зур активлык Казан кешеләре күрсәтте. Алар тикшереп шундый 50 дән артык пункт турында мәгълүмат җибәрде. Шулай ук акциядә Санкт-Петербургта яшәүчеләр дә актив катнаша. Алар шундый 45 пункт турында хәбәр итте. Карта 20 мартта эшләп китәчәк”, - дип белдергәннәр палатада.

#МарафонДобрыхДел бөтенроссия акциясе 1 мартта башланган һәм үзендә 15 меңнән артык актив гражданны берләштергән. Акция нәтиҗәләре буенча Россиянең иң игелекле 10 шәһәре һәм мәктәбе аталачак. Акциядә катнашу өчен добродела.рф сайтында теркәлү кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100