news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мәгарифтә этно-мәдәни компонентны гамәлгә ашыру” дигән конференция тәэсирләре

Конференция темасы күрсәткәнчә, мәгарифтә этно-мәдәни компонентны гамәлгә ашыруга багышланган булса да, аның төп асылы булып толернатлыкны җәелдерү һәм ныгыту идеясе яңгырады

(Төмән, 7 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Конференция темасы күрсәткәнчә, мәгарифтә этно-мәдәни компонентны гамәлгә ашыруга багышланган булса да, аның төп асылы булып толернатлыкны җәелдерү һәм ныгыту идеясе яңгырады. Шулай да, игътибарны җәлеп иткән чыгышлар булмады түгел, булды.
Пленар утырышта яңгыраган чыгышлардан яңалык дип әйтерлек фикерләр Александр Ярков белән Отто Кох чыгышларында чагылды. Александр Павлович Ярков эзлекле рәвештә милли-мәдәни компонентны гамәлгә ашыруда балаларның үз милли телләрен белеп үсүләре, милли рухи-мәдәни кыйммәтләр нигезендә тәрбия алулары нигез итеп алынырга тиеш, дигән фикерен эзлекле рәвештә исбатлап килә. Бу конференциядә ул шушы фикерен яңадан фәнни нигезләп күрсәтте. Рус телендә белем һәм тәрбия алган бала рус телен белеп үсә ул үсүен, әмма табигый шартларда бу телдә аралашу мөмкинлеге булмаган төбәктә үскән, туган телен дә белми я аның белән танышып кына узган баланың психик һәм рухи-әхлакый үсеше тиешле югарылыкка күтәрелә алмый, дөньяга чыкса, телсез кеше кебек күренә, ул бер телдә дә иркен сөйләшә алмый. Шуның өчен этно-мәдәни компонентны халыкның гореф-гадәтләре белән таныштыру белән генә чикләнергә ярамый, икетеллелек шартларында балаларның ике телдә дә сөйләм телләрен үстерүгә омтылырга, шуңа ирешү юлларын эзләргә, максатчан чаралар күрергә кирәк, дип аңлатты ул үз фикерен.
“Дрофа” китап нәшриятеның методисты Ольга Гамазкова да, А.Ярков фикеренә өстәп, бердәм дәүләт имтиханнарының сорауларына әзерләнгән чорда рус балаларының да мәктәптән камил булмаган тел белән чыгулары күзәтелә, диде.
Җәмәгать эшлеклесе, милләте буенча немец Отто Кохның чыгышы аеруча кызыклы булды. Бездә, Россиядә, мәктәпләргә дин тарихын һәм культурасын керткәндә Германиядә динне укытуга таянып эш итмәкчеләр, әмма Германия моделен алмыйлар, анда бу эш эзлекле системага салынган, мәсьәләне төбәк идарәчелеге хәл итсә дә, бу курсны гамәлгә ашыру принципы бөтен илгә хас, дөньякүләм бер дин культурасы да читтә калмый, шунлыктан бу мәсьәлә тирәсендә бәхәсләр дә купмый, җәмгыятьтә каршылык та килеп чыкмый, дигән фикерен ачыклап, Германиядә кулланыла торган дәреслекләрне, укыту әсбапларын да күрсәтте. Шуны кисәтеп әйтү дә урынлы булыр: безнең төбәк диннәр культурасын мәктәптә өйрәнү экспериментында катнашмый, әмма экспермиент тәмамланганнан соң нәрсә буласы әлегә билгеле түгел.
Тубыл социаль-педагогика академиясе доценты, филология фәннәре кандидаты Клим Садыйковның өлкәбездә күпсанлы җирле татар халкының теле кызганыч хәлдә булуын, татар мәктәпләре ябылып, аларның укучылары рус мәктәпләренә күчерелгәннән соң туган телне өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм булуларын, шәһәрләрдә милли мәктәп я гимназияләрнең ачылмый калуы сәбәпле туган телне өйрәнү мөмкинлегенә ия татар балаларының саны кимегәннән-кимү баруын конкрет мисалларда ачып күрсәтү белән бергә туган телсез калган балаларның рухи- әхлакый түбәнлеккә төшүен фәнни дәлилләп күрсәтте. Тик, ни гаҗәп, аның чыгышына карата үз фикерен белдерүче булмады.
Чыгыш ясаучылар арасында Төмән шәһәренең Кырынкүл татар бистәсендәге 52 нче мәктәп укытучысы Халидә Кирамова һәм Тубыл шәһәренең 15 нче рус-татар катнаш мәктәбе тарихи-этнографик музее җитәкчесе Равилә Кутумованың этно-мәдәни компонентны гамәлгә ашыруга бәйле тәҗрибәләре турындагы чыгышлары игътибарга лаек булды. Башка чыгышлар да эчтәлекле булды, әмма алар тулысынча диярлек конференция темасын теоретик яктан толерантлыкны ныгытуга бәйләп ачуга юнәлтелгән иде. Бу да кызыклы, әһәмиятле булды, тик толерантлыкны ныгытуга бәйле төрле чаралар бездә болай да бик еш үткәрелә, әлегә кадәр мәгарифкә багышланган конференцияләрдә дә шул идея өстенлекне алып торды, бу конференция туган телләр язмышын хәл итү идеясен үзәккә куеп карар, дип өмет ителгән иде, әмма өметләр акланмады. Гамәлгә ашыру идеясен дә чагылдырыр, дип көтелгән иде, әмма өметләр акланмады. Конференциядә этно-мәдәни компонентны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе татар мәктәпләреннән килгән укытучылар чыгышында гына чагылып үтте, рус мәктәпләре укытучылары теорияне ачыклау белән чикләнделәр, чөнки ул мәктәпләрдә мондый тәҗрибә юк дәрәҗәсендә.
Төмән шәһәренең 39 нчы мәктәбендә 36 төр милләт баласы укый икән, аларның күпчелеге татар балалары булса да, аларга туган телне укыту, башка милләт балаларын туган телле итү мәсьәләләре хәл ителми. 36 төр милләт баласы, күпчелек татар балалары укыган 39 нчы мәктәп (Төмән шәһәре) үзенең музее белән хаклы горурлана алса да, аның эше дә укучыларны славян, төрки, фин-угыр халыкларының көнкүреше, гореф-гадәтләре, Төмән шәһәрендә төпләнү тарихы белән таныштырудан узмый, чөнки туган телләрне укыту максаты каралмый ул мәктәптә. Элекке татар авылы булган Яңавыл бистәсендәге 9 нчы мәктәп тә, анда укучы татар балалары санының күп булуына карамастан, татар балаларын туган телгә өйрәтү турында кайгыртмый.
Кечкенә генә иске мәчеттә эшләүче, Төмән шәһәренең бердәнбер этно-мәдәни компонентлы, татар теле укытыла торган, шәһәр эчендәге татар авылы Кырынкүл мәктәбе (163 укучы) директоры Әлифә Манкаева бу бистәдә яңа мәктәп бинасы төзелеше алдагы 4 елның планына да кертелмәве сәбәпле ябылу алдында торуы турында борчылып әйтсә дә, аңа Мәгариф департаментының милли мәгариф өчен җаваплы белгече Ольга Гроо: “Бу мәсьәлә турында Мәгариф департаменты җитәкчеләре белән сөйләшергә кирәк”, - диюдән артыгын әйтә алмады.
Соңгы елларда себердә яшәүче татарларның туган телне саклауга теләкләре төрле сәбәпләр аркасында сүнә баруы билгеле иде инде. Бу хәл кайбер төбәк җитәкчеләрен дә гаҗәпләндерә икән. Конференциядә катнашучыларны котлау чыгышында милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьевның ихлас гаҗәпләнеп әйткән сүзләре шуңа дәлил: “Төмән районының рус-татар катнаш Ямбай (элекке саф татар Манҗел авылы) мәктәбе директоры минем татар теленең торышы белән кызыксынуыма җавап итеп, татар теленең хаҗәте бетте, шуңа аны укытуга игътибар да кими, дип җавап бирде. Ничек инде туган телнең хаҗәте булмасын, халык бар икән, аның туган теле дә бар, ул тел сакланырга тиеш”.
Әлеге конференцияне әзерләүгә үзеннән зур көч керткән галимә - Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Сания Насыйбуллина үз зарын белдерде: “ Милли мәгарифне саклау эше авырайганнан-авырая бара, мин мәктәпләргә аларның җирле үзидарә берәмлекләре шуның өчен институтка акча күчерсә генә чыгып йөри алам, туган телнең абруен күтәрүдә җәмәгатьчелектән зур ярдәм кирәк, андый ярдщм юк. Ел саен Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгыннан вәкилләр чакырабыз, аннан да килеп китүче юк. Алар да бездә милли мәгарифне саклау өчен уңай йогынты ясый алырдар иде, дип уйлыйм”.
Шулай итеп, кызыклы, тирән мәгънәле чыгышлар булса да, бу конференция дә асылда төбәгебездә толернатлыкны ныгытуга юнәлдерелгән чираттагы чара булу дәрәҗәсеннән узмады, дип әйтү ялгышлык булмас шикелле, чөнки балаларны туган телле итеп үстерү чаралары каралмады. Фән һәм мәгариф департаменты белән Төбәк мәгарифен үстерү институты җиткәчеләренең конференциядә булмаулары өстенә, өлкә Думасы рәисе урынбасары, милли мәcьәләләр өчен җаваплы депутат Геннадий Корепанов белән милли эшләр комитеты рәисе Евгений Ворбьевның котлау сүзләрен әйтүгә үк чыгып китүләре дә шулай әйтергә ирек бирә. Җәмәгатьчелек өлкә Думасына мили мәгариф мәсьәләләрен карау үтенече белән мөрәҗәгать иткән булса да, Дума җитәкчелеге игътибарга алмады у ътенечне. Конференцияне алып барган департамен белгече Ольга Гроо белән Мәгарифне үстерү хезмәткәре Сания Насыйбулинага җитди тәкъдимнәр кабул итәрлек хокуклар бирелмәгәнлеге сизелеп торды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100