news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгарифне заманчалаштыру проектын тәкъдим итеп, уку йортлары 1 миллион грант ота алачак

Сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен, мәгариф оешмаларыннан 129 гариза тапшырылган.

Мәгарифне заманчалаштыру проектын тәкъдим итеп, уку йортлары 1 миллион грант ота алачак
mon.tatarstan.ru

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). 2018 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Төбәк инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча» гранты булдырылды. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә.

 Төбәк инновацион грант алуга сайлау бәйгесендә ике төр мәйданчык катнаша:

- педагогика юнәлешендә югары, һөнәри, өстәмә һөнәри белем бирү – фәнни консультантлар программалары буенча белем бирү эшчәнлеген алып баручы дәүләт белем бирү оешмалары;
- мәктәпкәчә, гомуми, балаларга өстәмә белем бирү, фәнни консультант һәм апробация мәйданчыклары белән берлектә эшләүче дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары.

Сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен riprt.ru электрон мәйданчыгында 129 гариза тапшырылган. 15-25 июньдә республика экспертлар советы читтән торып үткәрелгән этапта эшләргә экспертиза үткәргән.

Киләсе этап – турыдан-туры катнашу этабы. Биредә катнашучылар Татарстан Республикасында мәгарифнең инновация эшчәнлеген үстерү буенча актуаль юнәлешләргә кагылышлы проектларны яклаячаклар.

  • Нигезләмәдә каралганча,  «Төбәк инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча» грантын алу өчен 32 оешма сайлап алыначак. Грантның суммасы - 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100