news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру туган телне ныклап өйрәтүдән башланачак
Әлеге документны яңа уку елыннан эшләтеп җибәрү нияте бар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Яңа уку елыннан, Укытучы елы кысаларында, республикада педаголар хезмәтен стимуллаштыру чарасы буларак, Президент премияләре булдыру ниятләнә. Башлангыч мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләре педагоглары өчен, мәсәлән, еллык кеременең 20-25 проценты күләмендә премияләр каралачак. Бу хакта бүген Укытучы елын ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев белдерде.
Белгәнебезчә, бүген республикада мәгарифне үстерү буенча Президент стратегиясе эшләнә. Аның үзәгенә конкурентлы шәхес тәрбияләү куелган. “Бу мөһим документ әлегә кабул ителмәсә дә, аны әкренләп ничек кулланылышка кертү планын инде уйладык”, - ди Президент. Стратегияне гамәлгә ашыруның беренче этабында балаларга ана телен һәм республикадагы ике дәүләт телен укытуга төп игътибар биреләчәк. “Туган тел балалар бакчасында, гаиләдә яки башлангыч мәктәптә булмаса, ул беркайчан да булмаячак. Ана теле һәркемгә гомер кебек бер генә бирелә. Безгә вакытны уздырырга ярамый”, -ди республика башлыгы. Яңа программа буенча балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп ана телен сеңдерүдә төп рольне уйнаячак. Башлангыч мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләре педагоглары өчен премияләр булдыру да шушы максатларга хезмәт итә. Премияләр алар өйрәткән балаларны аттестацияләү һәм үзләренең стратегиядә каралган таләпләргә җавап бирүе нигезендә билгеләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot