Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгарифне үстерү институтына Россия төбәкләреннән яңа аспирантлар кабул ителде
Мәгарифне үстерү институтына Россия төбәкләреннән яңа аспирантлар кабул ителде
(Казан, 20 апрель, Татар-информ», Дания Моисеева). Мәгарифне үстерү институтына яңа аспирантлар кабул ителде. Екатеринбургтан Әдип Надыршин һәм Чиләбедән Сания Шевченко белән Луиза Закирҗанова биредә ике ел дәвамында читтән торып укып белемен үстерәчәк.
Әдип Надыршин Екатеринбургта якшәмбе мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Ул үзе төзелештә баш инженер булып эшли. Моңарчы ул, Чиләбе укытучылары белән бергә, Мәгарифне үстерү институтының махсус факультетында татар теле һәм әдәбияты буенча укып чыккан булган инде.
Сания Шевченко Бөтендөнья татар конгрессының Чиләбе өлкәсе Башкарма комитеты рәисе вазифасын да үти. Тумышы белән ул Башкортстанның Борай районы Үләй авылыннан. Луиза Закирҗанова исә — «Дуслык» газетасының баш мөхәррире. Ул чыгышы белән шулай ук Башкортстанның Мәчетле районы Мөслим авылыннан. Сания ханым белән Луиза ханым икесе дә «Азатлык» радиосы хәбәрчеләре, «Дуслык» газетасында да бергә эшлиләр. Яңа аспирантларга бу көннәрдә фәнни җитәкчеләре дә билгеләнергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз