news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәгарифне үстерү институты татар һәм рус телләрен тигез өйрәтүгә багышланган курска чакыра

ТР Мәгарифне үстерү институты башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Башлангыч татар сыйныфлары өчен рус теле дәреслекләре нигезендә тигез күләмдә татар һәм рус телләрен өйрәтү” дигән курслар оештыра

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институты башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Башлангыч татар сыйныфлары өчен рус теле дәреслекләре нигезендә тигез күләмдә татар һәм рус телләрен өйрәтү” дигән курслар оештыра.


Институттан алынган хәбәрләргә караганда, курсларда икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә туган телдә белем бирүче (рус булмаган) мәктәпләрдә рус телен укыту; дөньяның тел сәясәтендә күптеллелек һәм икетеллелекнең төп принциплары, Россия һәм чит илдә башка телгә өйрәтүгә яңа карашлар, туган һәм рус теле буенча теоретик мәгълүматларны чагыштырып өйрәнүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәреләчәк.


Курслар кысаларында аерым бер проблема буенча стажировка, икетеллелек нигезендә балаларның эшчәнлеге буенча эш, рус теленнән авыр темалар буенча практикумнар оештырылачак, шулай ук программа һәм дәреслекләр авторы Р.Х.Ягъфәрованың остаз мәктәпләре тәкъдим ителәчәк. Курсның уздырылу вакыты соңрак хәбәр ителәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100