news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгарифне реформалау эшендә Казан алдан баручы булырга тиеш

Казан мэры Илсур Метшин шулай дип саный һәм шәһәр районнары хакимиятләреннән идеяләр көтә

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Мәгарифне реформалау эшендә Казан алдан баручы ролен башкарырга һәм шәһәр хакимияте республикада мәгарифне реформалау программасы өчен идеяләр чыганагы булырга тиеш, дип саный Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин. Программа әзерләнгән мәлдә, мәгарифкә үзгәрешләр кертүдә кызыклы һәм креатив идеяләр бирү мөмкинлегебез бар, дип, бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә ул, районнарда мәгариф советлары булуны исәпкә алып, район хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать итте.

 Мәгарифне реформалау программасы республика өчен тузган торакны бетерү, газлаштыру кебек үк колачлы һәм мөһим, әлеге программа исә мәктәпләргә иң сәләтле яшьләрне җәлеп итү, укытучыларны торак белән тәэмин итү һ.б. төр әһәмиятле проблемаларга кагылып, бурычларны комплекслы хәл итәчәк, дип саный мэр.    

news_right_1
news_right_2
news_bot