Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^«Мәгариф» журналында «2005 елның иң яхшы мәкалә авторлары»н бүләкләделәр
^«Мәгариф» журналында «2005 елның иң яхшы мәкалә авторлары»н бүләкләделәр
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Кичә «Мәгариф» журналы редакциясендә «2005 елның иң яхшы мәкалә авторлары»н хөрмәтләү мәҗлесе үткәрелде. Казан, Мәскәү, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай шәһәрләре, Алексеевски, Арча, Буа, Чүпрәле, Мамадыш, Балтач, Әтнә һәм Апас районнарындагы белем учакларында укыту-тәрбия эшчәнлеге алып баручы 17 мөгаллимгә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар. Бүләкләнүчеләрне котларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин да килгән иде. Ул журналның даими авторларын тәбрикләп, киләчәктә дә үзләренең бай һәм тирән эчтәлекле язмалары белән куандырып торуларын теләде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы органы булган «Мәгариф» журналы әлеге чараны инде алтынчы ел рәттән үткәрә. Чәй өстәле янында һәр ике як өчен дә файдалы, мәгънәле сөйләшү барышында редакция эшчәнлеген киләчәктә ни рәвешле алып бару, планнар, проектлар белән таныштыру кебек кызыклы гамәлләр дә башкарыла. Журналның фәнни-методик егәрле, тирән эчтәлекле булуында, көнүзәк мәсьәләләрне күтәрүендә дәрәҗәле, тәҗрибәле даими авторларның да роле зур. Елның елында 300 гә якын фәнни-методик язма, барлык фәннәр буенча яңача дәрес эшкәртмәләре, тәрбия эшчәнлегенең инновацион технологияләргә таянган үрнәкләре нәкъ менә шушы басмада дөнья күрә. Узган елда гына да «Мәгариф»тә 76 галимнең һәм 159 укытучының мәкаләсе басылып чыккан. Аны Татарстаннан тыш 27 чит төбәктә алдыруларын, тиражы 18 мең данә булуын исәпкә алсак, алдынгы тәҗрибәнең таралу диапазоны киңлегенә сокланасың. Журнал иң кызыклы язмаларны туплап, үз китапханә циклын да булдырды. «Хәерле көн, укытучы», «Онытылмаслык мәктәп еллары» цикллары – әнә шундыйлардан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз