news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф тармагында хезмәт хакын арттыру өчен 3,6 миллиард сум өстәмә акча бүлеп бирелә

Әлеге акча, Министрлар Кабинетының карары нигезендә, Владимир Путинның "май указлары"н гамәлгә ашыру кысаларында бүленә.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, югары уку йорты мөгаллимнәре һәм фәнни тармак хезмәткәрләре хезмәт хакын арттыруы өчен, хөкүмәтнең резерв фондыннан 3,6 миллиард сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турындагы документны имзалаган.

Бу хактагы документ бүген Министрлар Кабинеты сайтында пәйда булды, дип яза ТАСС. Аның 2,4 миллиард сумы – мәгариф тармагы, 1,2 миллиард сумы фән тармагы өчен каралган, диелә документта.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге акча Владимир Путинның “май указлары”н гамәлгә ашыру кысаларында бүленә.

news_right_1
news_right_2
news_bot