Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мәгариф» нәшриятында «Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты» исемле китап басылып чыкты
«Мәгариф» нәшриятында «Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты» исемле китап басылып чыкты
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты» исемле китап дөнья күрде. 2000 данә тираж белән басылып чыккан бу китап, нигездә, укытучылар, педагогия көллиятләре һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма әсбап буларак нәшер ителгән.
Китап «Кемгә нинди язмыш юралган», «Тирән дә син, ярсу да син, шигърият дигән елга...», «Гомер – китап...», «Йөри хатлар тоташтырып йөрәкләрне йөрәккә» исемле дүрт бүлектән тора. 167 битлек әлеге басмага язучының төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре, хатлар һәм аерым басмалар кертелгән.
Җыентык Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗатын тулырак итеп ачарга, татар әдәбияты үсешендә аның ролен һәм тоткан урынын төгәлрәк билгеләргә ярдәм итүче кыйммәтле чыганак булачак.
Китапның мөхәррире - Н.К.Нотфуллина, төзүчесе – С.Г.Хәкимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз