news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры урынбасары мәктәптә Яңа елны уздыруны ата-аналар хәл итәргә тиеш диде

Акча җыю һәм башка тәкъдимнәр ата-аналар җыелышында 100 процент хуплау алып кына гамәлгә кертелергә тиеш.

Мәгариф министры урынбасары мәктәптә Яңа елны уздыруны ата-аналар хәл итәргә тиеш диде
Султан Исхаков

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Мәктәпләрдә Яңа Ел бәйрәм чаралары үткәрүен ата-аналар узләре хәл-итәргә тиеш, ди Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат пресс-конференциясендә әйтте.

“Яңа ел алдыннан ата-аналарда бәйрәмне мәктәптә артистларны чакырып, бүләкләр таратып уздыру хакында сораулар туа. Без һәрвакыт бу мәсьәләне үзләренең көчләреннән чыгып хәл итәргә тәкъдим итәбез. Чөнки укытучылар һәм ата-аналар арасында бәйрәм уздырырлык талантлы кешеләрне табып була. Шуңа күрә монда бернинди дә басым булырга тиеш түгел”, ди ул.

Наталья Гречанникова фикеренчә, әгәрдә ата-аналар артистларны чакырып балалары өчен тантана уздырырга телиләр икән, акча җыю һәм башка тәкъдимнәр ата-аналар җыелышында 100 процент хуплау алып кына гамәлгә кертелергә тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100