news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры урынбасары балалар белән эшләгәндә коррупция сүзе кулланылмаганын әйтте

“Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк”, ди Мәгариф министры урынбасары.

Мәгариф министры урынбасары балалар белән эшләгәндә коррупция сүзе кулланылмаганын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Мәктәпләрдә балалар белән коррупциягә каршы профилактик-агарту эшләрен алып баруда коррупция сүзе кулланылмый, ди Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган пресс-конференциядә әйтте.

“Балалар белән эш алып барганда, аларның яшь үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. Шуңа күрә коррупция турында сөйләү урынына, без аларга гадел тормыш алып баруның әһәмияте турында фикер җиткерергә тырышабыз”, ди ул.

Министр урынбасары хәбәр итүенчә, ел дәверендә мәктәпләрдә коррупциягә каршы профилакик-агарту эшләре кысаларында “Намуслы яшәргә кирәк”, “Ил язмышы сиңа бәйле” исемле патриотик бәйгеләр уза. Аларның төп максаты – балалардан намуслы һәм гадел җәмгыять вәкилләрен үстерү.

Министр урынбасары киләчәктә ата-аналар белән дә коррупциягә каршы тәрбия эшләрен гамәлгә кертү турында да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100