news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры укучыларга туган телдән дә дәүләт имтиханы бирдерергә тәкъдим итә

Илсур Һадиуллин дәүләт имтиханнарында ана телен дә сайлау мөмкинлеген булдыруны сорап, Россия мәгариф министрына хат юллаган.

Мәгариф министры укучыларга туган телдән дә дәүләт имтиханы бирдерергә тәкъдим итә
Владимир Васильев/архив

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин дәүләт имтиханнарында сайлап алынган фәннәр арасында туган телләр дә булырга тиеш, дип саный.

«Укучылар дәүләт имтиханнарында рус телен мәҗбүри бирә. IX сыйныфтан соң математика да мәҗбүри. Сайлап алырга мөмкин булган фәннәргә ана телләре кертелмәгән. Бу турыда Россия мәгариф министры исеменә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә хат яздык. Сайлап алына торган фәннәр исемлегендә туган телләр дә булырга тиеш», — диде министр.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бүгенге көндә туган телнең дәрәҗәсен күтәрү проблемасы кискен тора.

«Мәктәп системасында моны бергәләп хәл итмәсәк, бөтен хезмәтебез, шулай ук китаплар чыгару, фәнни үзәкләр төзү, чаралар оештыру — икенче чиратта калачак», — диде министр Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100