news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министры татар зыялылары белән очрашты

Очрашуда Рафис Борһанов татар интеллигенциясе вәкилләренең туган телне сакклау мәсьәләсендә тәкъдимнәрен тыңлады.

Мәгариф министры татар зыялылары белән очрашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 11 классны да татар телендә укыган Рамил Баһавиевның Бердәм дәүләт имтиханнарын 399 баллга тапшыруы Мәскәү белән сөйләшүләр алып барганда Татарстан өчен бик зур терәк булган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышканда әйтте.

“Үзегезгә мәгълүм: бүгенге вазгыять татар телендә белем бирү өчен күп кенә каршылыклар тудырды. Россиянең Мәгариф турындагы законына үзгәрешләр кертелде”, - дип сүз башлады министр. Ул бүгенге көндә министрлыкның телләрне саклау юнәлешендә эшләгән эшләрен санап узды.

“Телләр саклау буенча программа да бар, бюджетыбыз да... Икенче яктан бөтенесен дә эшләдек дип әйтеп булмый. Чөнки татарча уку һәм сөйләшү кими бара. Сезне чакырып киңәшегезне аласы килгән иде”, - дип очрашу максатын аңлатты Рафис Борһанов.

Очрашуда халык шагыйрьләре Ренат Харис, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Камал театры директоры Илфир Якупов, “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев һәм башкалар катнашты.

Сәгать ярым барган очрашуда Рафис Борһанов татар интеллигенциясе вәкилләренең фикерләрен тыңлады. Вакыт-вакыт очрашу бәхәскә дә күчте. Сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, министр татар зыялыларына фикерләрен язмача әзерләп бирүләрен сорады.

“Безнең бүген кемгәдер гаеп ташламыйча гына бу зур һәм мәгънәле эшкә катнашырга уникаль мөмкинлегебез бар”, - диде ТР Министрлар Кабинеты белгече, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин очрашу азагында министр сүзен куәтләп.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot