news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры: Тарихка якынаю әхлакый яктан сәламәт буын тәрбияләргә ярдәм итә

Чаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар.

(Чаллы, 9 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Бөек Җиңү бәйрәме тантаналары традицион рәвештә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Тантаналы чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов яшь буынны тарихка якынайту, аларны эзләнү эшләренә тарту кирәклеген билгеләп узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм шәһәр советы депутатлары, шәһәр халкы патриот шагыйрьне баш иеп искә алды.

Чаллы педагогия университеты студентлары чарага Җәлил портретлары белән килгән иде. Әдәби-музыкаль чарада Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш шигырьләре яңгырады. Студентлар җырлар һәм шигырьләрне татар һәм рус телләрендә башкарды.

Рафис Борһанов үз чыгышында бәйрәмнең яшь буын өчен тәрбияви әһәмиятен җиткерде. “Яшь буынның бурычы – тарихи материалларны торгызу. Алар солдат җәсәдләрен, документларын табып, аларны ачыклап, үзләреннән өлеш кертә ала. Без шул рәвешле тарихыбызны саклап, әхлакый яктан сәламәт буын тәрбиялибез”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100