news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры мобиль элемтәсез урыннарда кейс-технологияләр кулланылуын әйтте

Рафис Борһанов әйтүенчә, тугыз торак пунктта мобиль элемтә, 48 авылда Интернет юк.

Мәгариф министры мобиль элемтәсез урыннарда кейс-технологияләр кулланылуын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мобиль элемтә булмаган торак пунктларда мәктәп укучыларына белем бирүдә кейс-технологияләр кулланыла. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Аның сүзләренчә, тугыз торак пунктта мобиль элемтә юк. Анда 100 укучы яши. «Мондый очракларда кейс-технологияләр кулланыла. Ике-өч көнгә биремнәр бирелә дә, аннары укытучы үзе алып китеп, эшләрне тикшерә», — диде министр.

Рафис Борһанов әйтүенчә, дистанцион уку башланган көннәрдә республикада Интернетсыз 78 торак пункт булган, бүген Интернет челтәре булмаган авыллар 48гә калган. «Бу торак пунктлардан балаларны мәктәпләргә илттеләр. Барлыгы алты укучысы булган ике мәктәптә генә Интернет юк», — дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100