news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры мәктәп укучыларына Яңа ел ялларына күп итеп өй эше бирмәскә өндәде

Ольга Васильева балаларны 3 гыйнварга кадәр ял иттерергә, өй эше эшләтмәскә киңәш итте.

Мәгариф министры мәктәп укучыларына Яңа ел ялларына күп итеп өй эше бирмәскә өндәде
архив/Султан Исхаков

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укытучыларын Яңа ел бәйрәмнәренә укучыларга күп итеп өй эше бирмәскә чакырды. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Ольга Васильева балаларга өй эше әзерләргә кушмыйча, 3 гыйнварга кадәр ял бирергә киңәш итте. «Бәлки, 4 гыйнвардан бик бәйләнмичә генә нәрсәдер сорарга һәм эшли башларга, проблемалары булган темалар буенча шөгыльләнә башларга мөмкин», — диде министр.

Бала өчен ял - эшчәнлекне алмаштырып тору чарасы булырга тиеш, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100