news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры быел БДИ тапшыру үзенчәлекләре турында үзе укыган мәктәптә сөйләде

Рафис Борһанов Арча шәһәрендә кайчандыр үзе укыган 1нче урта мәктәп укучылары белән очрашты.

Мәгариф министры быел БДИ тапшыру үзенчәлекләре турында үзе укыган мәктәптә сөйләде
Татар-информ архивы

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Быел мәктәп укучылары тапшырачак Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру тәртибендә җитди үзгәрешләр көтелми. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов белдерде. Ул бүген Арчада үзе кайчандыр укыган 1нче урта мәктәптә укучылар белән очрашты һәм 2020 елда Төп дәүләт имтиханы белән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру үзенчәлекләре турында сөйләде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

«Ел саен мәгариф органнары җитәкчеләре чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшыру үзенчәлекләрен аңлату, актуаль мәсьәләләр турында сөйләшү өчен мәктәпләргә йөри. Татарстан Президенты да безгә үзебез укыган мәктәпләргә мөмкин кадәр ешрак килергә киңәш итә. Моның мәгънәсе бар, чөнки мәктәп укучылары элеккеге укучылар киләчәктә җитәкче вазифаларын биләвен күрә», — дип сөйләде Рафис Борһанов.

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә быел 899 мәктәп, шул исәптән Хәрби хезмәт нигезләре укытыла торган 17 уку йорты катнаша, диде ул. «Узган ел 17 мең чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырды, быел алар бераз күбрәк булачак. 37 мең укучы Төп дәүләт имтиханын тапшырды», — диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Рафис Борһанов чыгарылыш укучыларына БДИ уздыру тәртибендә җитди үзгәрешләр юк, дип хәбәр итте. Аерым алганда, рус теле, әдәбияты, география, тарих, җәмгыять белеме һәм физика буенча БДИ нәтиҗәләрен бәяләү критерийлары ачыкланган. Математика, химия, биология, информатика, чит телләр буенча (инглиз, немец, француз һәм испан телләре) БДИда үзгәрешләр юк.

Имтихан уздыру пунктында БДИ уздыру технологияләре дә үзгәрмәячәк. Алдагы еллардагы кебек үк, имтихан материалларын бастыру һәм күчермәсен алу имтихан уздыру пункты аудиториясендә узачак. Имтихан пунктларына керү урыннарында металл рамкалар урнаштырылачак, аудиторияләрдә видеокүзәтү алып барылачак.

«Имтиханнар үткәрү системасы шулай ук кала, бары тик ел саен ул камилләштерелә», — диде мәгариф һәм фән министры.

Арчаның 1нче гомуми белем бирү мәктәбендә 748 укучы белем ала. Узган ел чыгарылыш укучыларының 85 проценты Бердәм дәүләт имтиханында 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100