Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф министрлыгында пандемия чорында мәктәпләр ничек эшләячәге хакында сөйләделәр
«Мәктәптә дәресләр иртәнге 8дән дә иртәрәк башлана алмый», - диде РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Евгений Семченко.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Санитар нормаларны үтәү һәм коронавирус инфекциясен кисәтү өчен махсус график кертелүгә дә карамастан, Россия мәктәпләрендә дәресләр иртәнге 8дән дә иртәрәк башлана алмый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Евгений Семченкога сылтама белән хәбәр итә.
«Мәктәптә дәресләр иртәнге 8дән дә иртәрәк башлана алмый», - диде Семченко «Комсомольская правда» радиосы эфирында. Ул ата-аналарны балаларның температурасын үлчәү һәм саклык чараларын үтәүгә тиешле гамәл дип карарга чакырды.
Семченко шулай ук мәктәптә термометр һәм шәхси саклану чаралары сатып алу өчен акча акча тапшыруны таләп итсәләр, ата-аналарга бу хакта прокуратурага мөрәҗәгать итәргә һәм Мәгариф министрлыгының кайнар элемтә телефонына шалтыратырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз