news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгында Интернет куркынычсызлыгы турында видеокиңәшмә булды

Балаларны социаль төркемнәргә тартуга юл куймау, аларны җәберләүдән саклау өчен комплекслы чаралар кабул итү кирәк, ди министр урынбасары Сулима.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз Интернет челтәрендә балаларга мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында барды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима семинарның төп максаты - муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге мәгариф оешмалары җитәкчеләренә балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны булдырмау, балаларны социаль төркемнәргә тартуга юл куймау, аларны җәберләүдән саклау турындагы комплекслы чаралар кабул итү кирәклеген җиткерү, дип белдерде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина чыгышы тыңланды. Ул үсеп килүче яшь буынны глобаль челтәрнең уңай булмаган тәэсиреннән саклау кирәклеген, аларны кирәклесен генә сайлап алырга ата-ана өйрәтә алуын җиткерде.

“Росток” тернәкләндерү психологик -педагогик үзәк директоры Татьяна Бәширова гаилә белән мәктәпнең үзара эшчәнлеген булдыру зарурлыгын әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot