news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгына балалар лагерьларын контрольдә тоту йөкләнде

Бу хактагы карар Россия Хөкүмәтендә имзаланды.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның ялын, сәламәтләнүен, гомумән алганда, аларның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгын контрольдә тотачак. Бу хактагы карар Россия Хөкүмәтендә имзаланды, дип яза "Российская газета". 

Мәгариф һәм фән министрлыгы эшне балаларның ялы һәм сәламәтләнүе белән бәйле булган министрлыклар һәм төбәк министрлыклары, департаментлар белән бергә алып барачак. Эш барышы контрольдә тотылачак һәм методик күрсәтмәләр әзерләнәчәк.

Әлегә кадәр балалар лагерьларын һәм ял үзәкләрен контрольдә тоту булса да, ул төбәкләр вазифасында була. Искәрмә булып, эре югары уку йортларындагы һәм "Артек" яки "Океан" лагеры гына торган. Күп кенә лагерьлар дәүләт учреждениеләре булып саналмыйча, яки шәхси кунакханә фирмалары булып, тукландыру һәм яшәү хезмәтләре генә күрсәткән. Кайвакыт ял лагерьлары директорлары булып туристлык фирмалары яки туристлык бизнесы җитәкчеләре торган, вожатыйлар вазифасын педагог белеме булмаган тәҗрибәсез кешеләр башкарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100