news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы укытучының соцчелтәрләрдә үз-үзен тоту кагыйдәләрен төзегән

Педагогик хезмәткәрләр этикасы кодексында укытучыларга су коену костюмыннан төшкән фото урнаштыру рөхсәт ителә.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). РФ Мәгариф министрлыгы һәм гомумроссия мәгариф хезмәткәрләре һөнәри берлеге белгечләре укытучыларның социаль челтәрләрдә һәм Интернетта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре исемлеген төзегән. Бу хакта «Известия» газетасы педагогик хезмәткәрләр этикасы кодексының яңа редакциясенә сылтама белән хәбәр итә.

Документны беренче тапкыр 2014 елда яңартканнар, хәзер ул педагогларның социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен дә үз эченә ала. Әйтик, укытучылар «балаларның сәламәтлеге һәм (яки) үсешенә зыян китерә торган мәгълүматлар» урнаштырмаска тиеш.

Аерым алганда, педагогларга социаль челтәрләрдә порнография, үз-үзеңә кул салу алымнары турында мәгълүмат урнаштыру, алкоголь һәм наркотиклар куллануны пропагандалау, шулай ук сүгенү сүзләре куллану тыела. Шул ук вакытта, укытучыларга коену костюмыннан төшкән фото урнаштыру рөхсәт ителә.

Кодексның яңа редакциясендә педагоглар өчен дресс-кодта «ташламалар» да каралган. Хәзер «гомум кабул ителгән эшлекле стильдә киенү» мәҗбүри түгел, «гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары бурычларына» туры килүче тышкы кыяфәтне саклау да җитә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100