news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы: Туган телләр елында балалар бакчаларына аеруча игътибар кирәк

«Интерактив уеннар ярдәмендә, 1 нче сыйныфка кергән балалар телне шомарак белер дип уйлыйбыз», — дип белдерде мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Мәгариф министрлыгы: Туган телләр елында балалар бакчаларына аеруча игътибар кирәк
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында балалар бакчалары аеруча игътибар таләп итүен әйтте.

«Тел мохитен киңәйтү һәм инновацион технологияләрне гаәмлгә кертү максатыннан, республика балалар бакчаларына әдәбият, өстәл уеннары һәм туган тел кабинетлары өчен 17,8 млн сумлык интерактив җиһазлар сатып алынды», — дип әйтте ул «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә узган күчмә утырышында.

Минзәлия Закирова сүзләренчә, болар барысы да баланың туган телен табигый үзләштерүенә, тәрбия эшенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә. «Интерактив уеннар ярдәмендә, 1 нче сыйныфка кергән балалар телне шомарак белер дип уйлыйбыз», — дип белдерде.

Быел, шулай ук, беренче тапкыр «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсының «Тагн телләрдә (татар, чуваш, удмурт һ.б.) тәрбия бирүче төркем тәрбиячесе» номинациясе гамәлә куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot