news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы: Тавыш бирү вакытында мәктәпләрдә гадәти уку көне була

Җомга һәм шимбә көннәрендә дәресләр махсус расписание буенча алып барылачак.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сайлау участоклары урнашкан көллиятләр, техникумнар һәм мәктәпләр өчен җомга һәм шимбә - гадәти уку көннәре. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Тавыш бирү 11 сентябрьдә башланды һәм өч көн дәвам итәчәк. Мәктәпләрдә һәм башка белем бирү оешмаларында иминлекне саклау өчен, сайлаучылар укучылар белән очрашмаячак, юллары кисешмәячәк», - диделәр министрлыкта.

Шул ук вакытта ведомствода бу көннәрдә дәресләр махсус расписание буенча үткәреләчәк, диделәр. Шулай итеп, китапханәләрдә һәм туган якны өйрәнү музейларында тарих, әдәбият, рус һәм туган телләр, биология һәм география дәресләре узачак. Ә тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура дәресләре саф һавада һәм спорт объектларында оештырыла.

Моннан тыш, шимбә көнне, 12 сентябрьдә, Казан мәктәпләре укучылары өчен Сәламәтлек көне оештырылачак.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын һәм муниципаль депутатларны, шулай ук Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100