news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика тәкъдим итә

“140 сүз” программасын иң элек - Мәгариф министрлыгында эшләүчеләр, соңрак башка дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өйрәнәчәк.

Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика тәкъдим итә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре татар телен өйрәнү буенча яңа методика үзләштерүдә тәҗрибә сыный. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима әйтте.

“Мәгариф министры Рафис Борһанов тәкъдиме белән, татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика булдырылды. Ул “140 сүз” дип атала. 15 июньгә беренче татар теле дәресе билгеләнгән. Аны министрлыкның югары составыннан алып, һәр хезмәткәр укыячак.

Лариса Сулима сүзләренчә, әлеге методика нигезендә, татарча сөйләм телен кыска вакыт аралыгында өйрәнеп булачак.

“Без беренче мәлдә әлеге дәресләрне үзебезнең министрлык өчен үткәрәбез. Соңрак исә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне дә яңача укытуга тартачакбыз”, - диде Мәгариф министры урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100