news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы тарих буенча мәктәп программаларын тикшерә башлады

Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында тарих дәреслекләрендә Сталинград сугышын искә алмауга борчылуын белдерде.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Көллиятләрдә һәм мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматның дөреслеген ачыклау өчен тарих фәнен укыту программаларын тикшерә башладылар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцока сылтама белән РИА Новости яза. 

Россиядә мәктәптәге тарих дәреслекләрен тикшерү Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасыннан соң башланды. Ул кайбер дәреслекләрдә укучыларны икенче фронттагы сугыш турында тулырак таныштыралар, әмма Сталинград сугышын искә алмыйлар дигән иде.

Мәгариф министрлыгы ачыклаганча, Олег Волобуевның 11 сыйныф өчен «Россия һәм дөнья тарихы» дәреслеге турында сүз бара. Бу дәреслек белән әлегә кадәр көллиятләрдә укытканнар.

Кравцов бу материаллар кулланылган урыннарда «тарих курсын көчәйтәчәкләр» дип вәгъдә иткән иде. Соңрак ведомствоның «Мәгариф турында» федераль законы буенча тикшерү башлаганын һәм бу дәреслекләр сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтәчәк дип хәбәр итте. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100