news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы: Шимбә Татарстан мәктәпләрендә дәресләр гадәти режимда булачак

Бүген дәрескә авыру билгеләре аркасында 381 укучы кертелмәде.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Шимбә, 19 февральдә, Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә диярлек традицион белем бирү процессы дәвам итәчәк, дәресләр гадәти режимда була.

«Элек эпидемиологик вазгыять сәбәпле, шимбә республика мәктәпләрендә берничә атна дәвамында чаралар сыйныфларда түгел, ә саф һавада үткәрергә тәкъдим ителде. Ял көннәрендә мәктәпләрдә генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру үткәрелде. Хәзер балалар сыйныфларда укыячак", — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта Татарстанның ун мәктәбендә 12 сыйныф, грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) сәбәпле, карантинга җибәрелгән. Тукай, Менделеевск, Питрәч, Спас һәм Лаеш районнарының, шулай ук Түбән Кама (өч мәктәп) һәм Казанның (ике мәктәп) мәгариф оешмаларындагы сыйныфлар турында сүз бара. Моннан тыш, Минзәлә һәм Алабуга районнарында элеккечә үк ике балалар бакчасы тулысынча ябылган.

Укучылар һәм укытучылар дәресләр башланганчы көн саен иртәнге медицина фильтры уза. Бүген дәрескә авыру билгеләре аркасында 381 укучы кертелмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100