Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф министрлыгы Сармандагы мәктәп укучыларының сугышуы буенча тикшерү үткәрә
Балигъ булмаганнар арасында сугыш сыйныфташлары алдында килеп чыккан.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың Сарман районында мәктәп укучылары сугышканнан соң хезмәт тикшерүе үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кушуы буенча хезмәт тикшерүе башланды», — дигән мәгълүмат бирделәр министрлыкта.
Бүген мәктәп укучыларының сыйныфташлары алдында сугышканы төшерелгән видеоролик «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагына эләкте.
Мәгълүмат агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, балигъ булмаганнар арасындагы сугыш 23 гыйнварда Сарман авылында урнашкан «Олимп» кибете янында сыйныфташлары күзалдында була.
«Бүген Сарман гимназиясендә киңәшмә үткәрелде. Анда конфликтта катнашкан барлык балигъ булмаганнар үзләренең ата-аналары белән бергә чакырылган. Алар белән һәр катнашучының гамәлләрен тикшереп, әңгәмә үткәрелде. Хәзерге вакытта процессуаль тикшерү уздрыла, аның кысаларында ике катнашучыга карата суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк. Балигъ булмаган балаларның һәм ата-аналарның бер-берсенә карата дәгъвалары юк», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Татарстанда булган бу хәл буенча полиция тикшерә, сугышу сәбәпләрен прокуратура өйрәнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз